Эзләмәгез мине шигырьләрдән!…

Эзләмәгез мине шигырьләрдән!
Мин хыялда
Мең күңелнең күлмәкләрен киеп карыйм.
Мең йөрәкнең йөген тартып барам.
Адәм өммәтеннән. Арыйм…

Арыйм. Ак-карага акланырга
Юк теләгем. Хәлем.
Иҗат кайчак ләззәт. Рухи рәхәт.
Вакыт-вакыт үтне сытар әрем!..

Тулгак тота. Язмый калып булмый!
Яшәп булмый шигырь булып янмый!
… Эзләмәгез мине! Каләм салган
Һәр юл минем юлым була алмый…

Шигырь тулы ялкын. Яки салкын.
Җә, нишләтим җанның иярсезен?!.
Яратудан яратылган күпме язмыш.
Минекеме?! Сезнекеме?! Иясезме?! Язуымны гөнаһ диярсезме?!.

Үзем түзәр идем. Шигырь тулы
Күңел бар бит. Күңел!..
Мин шигырьдер, бәлки… Әмма шигырь…
Шигырь минем шәүләм түгел!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт